Көнүзәк
17 март 2022, 21:05

Чокыр-чакырны салкын асфальт белән ямыйлар

"Салкын" сүзен бу очракта ничек аңларга? 

“Башкиравтодор” акционерлык җәмгыятенең юл ремонтлау-төзелеш идарәләре  республика һәм муниципаль әһәмиятендәге автомобиль юлларында чокырларны ремонтлау эшен дәвам итә. Бүгенге көндә юллардагы дефектларны төзәтер өчен салкын асфальт-бетон катнашмасы кулланыла. Кырмыскалы районының  ДРСУ инженеры Илгиз Зәйнуллин сүзләре буенча, салкын асфальтның төп үзенчәлеге шунда, аны теләсә нинди һава шартларында җәеп була, хәтта  салкын температураларда да. Катнашманы җылыту таләп ителми, юл да трамбовкадан соң кулланылышка әзер була.

–Безнең  район территориясендә  иң элек Уфа-Инзәр-Белорет төбәк әһәмиятендәге юлында чокырлар бетерелә. Шуннан соң район юлларының башка өлешләрен ремонтлый башлыйбыз. Бригадалар графикка ярашлы эшли.

Владимир Путинның  2018 елның май указларына ярашлы булдырылган “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында чокыр-чакыр ремонты өчен “Башкиравтодор” җәмгыяте 1 321 тонна салкын асфальт, 477 тоннадан артык төрле фракциядәге щебёнка һәм 4  мең тонна битум әзерләгән. Асфальт-бетон заводлары эшли башлагач та  ремонт кайнар асфальт-бетон катнашма белән башкарылачак.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас