

Башкортстанда ике зур мәйданда дару препаратлары җитештерелә. Болар: “Фармстандарт-УфаВита” һәм вакциналар җитештерүче “Нацимбио” заводы. Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итүенчә, витаминнар заводында 110лап төрдәге дару препаратлары җитештерелә. Шул исәпкә витаминнар да, онкология авыруларын дәвалаганда кулланыла торган препаратлар да кергән.
“Нацимбио”да тәү чиратта грипптан һәм сезонлы йогышлы авырулардан вакциналар җитештерелә.
“Гомумән алганда, без Русиянең барлык территорияләре ихтыяҗлары өчен эшлибез, безнең логистик партнёрлар һәм челтәрләр җибәрү пунктлары арасында дару препаратларын таратырга рөхсәт итә”, – диде министр.
РФ Сәламәтлек саклау системасы хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Анатолий Домников илнең һәр төбәгендә гадәти режимда эшләүче складлар бар, һәм бүгенге көнгә анда запаслар җитәрлек дип белдерде.
“Шуңа ажиотаж булмаска тиеш. Запаслар бар җирдә дә бар. Дарулар җитештерүгә килгәндә, төбәкләр продукцияне үзләре өчен дә, күрше субъектлар өчен дә чыгара ала. Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы бу агымнарны җайга сала һәм кирәк икән, препаратларны бүлгәләп тарата. Әле даруларга кытлык була дип кайгыру нигезсез”, – диде ул.
Чыганак: bashinform.ru