Көнүзәк
16 март 2022, 07:25

Хезмәткә бәйле сораулар күп

Республика белән идарә итү үзәгендә иң төп сорауларга җаваплар бирелде.

Хезмәткә бәйле сораулар күпХезмәткә бәйле сораулар күп
Хезмәткә бәйле сораулар күп

Хезмәт базары буенча сораулар бик күп хәзер. Башкортостан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова белән туры эфир булды. Аңа төбәк хөкүмәте һәм хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтләре белән бергә әзерләнделәр.

Топ-3 иң популяр сорау һәм аларга җавап:

Кайда вакансияләр эзләргә?

Төбәктә булган барлык вакансияләр «Русия эше» бердәм цифрлы платформасында җыела: https://redesign.trudvsem.ru/

Биредә республиканың һәр кешесе эш таба ала, ә эш бирүчеләр – хезмәткәрләрне.

Республикада хезмәт базарында нинди белгечләр кирәк?

Төбәк банкында-48 меңнән артык вакансия. Мәсәлән, “Алга” махсус икътисади зонасында урнашкан бер предприятиегә генә 520 тегүче кирәк. Шулай ук төбәк предприятиеләренә машина йөртүчеләр, токарьлар, слесарьлар, җитештерү җайланмалары операторлары, менеджерлар, тәрбиячеләр, хезмәт күрсәтү һәм сәүдә өлкәсендә кадрлар һәм башкалар кирәк.

Предприятие эшен туктатса, хезмәткәрне нәрсә көтә?

Хезмәт кодексының 157 матдәсе буенча, эш бирүчегә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында эш вакытлыча туктатылган очракта, хезмәткәр тариф ставкасының 2/3 өлешеннән дә ким булмаган күләмендә түләү ала.

Туры эфир вакытында сүз тагын нәрсә турында барды:

- халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре аша алырга мөмкин булган өстәмә һөнәри белем бирү программалары турында,

- эшсезлек буенча пособиеләр күләме турында,

- инвалидларны эшкә урнаштыру турында.

Файдалы сылтамалар һәм бәйләнеш телефоннары:

 Хезмәт хокукларын бозу мәсьәләләре буенча кайнар линия: 8 (347) 277-87-02 (9:00дән 21:00сәгатьләргә кадәр, ялларсыз).

Тагын да күбрәк актуаль мәгълүмат – Объясняем.РФ һәм Объясняем.Башкортостан ресурсларында.

Туры эфирга сылтама:

https://vk.com/wall-210206459_419

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас