Көнүзәк
15 март 2022, 11:03

Шикәр хакы төшәрме?

Шикәр проблемага әйләнде...

amarok-man.livejournal.comamarok-man.livejournal.com
amarok-man.livejournal.com

Соңгы көннәрдә шикәр проблемага әйләнде: кайсыбер кибетләрдә я ул бөтенләй юк, я хакы кыйммәт.

“Ни кызганыч, кайсыбер төр азык-төлекнең – шикәр, ярмаларның бәясе кинәт артты. Ләкин бу – сорауның үтә дә нык күп һәм нигезсез булуы нәтиҗәсе. Сорау азаячак – хаклар да төшәчәк”, – ди хөкүмәт премьер-министры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Аның әйтүенчә, бүген складларда шикәр запасы җитәрлек. Шуңа аны күпләп сатып алырга кирәкми. Бу ясалма дефицит кына тудыра, ди ул.

“Шуны әйтергә телим: без республикада кулланганга караганда күбрәк җитештерәбез. Сөт продукциясе белән үзебезне 130 процентка тәэмин итәбез, ит буенча илдә алдынгылар рәтендәбез. Көнбагыш маена килгәндә, аны кулланганга караганда 7 тапкырга күбрәк әзерлибез. Карабодай чәчү мәйданнарын да арттырабыз”, – дип аңлатты Илшат Фазрахманов.

Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан әйтүләренчә, агымдагы елда кайсыбер азык-төлек күрсәткечләре үскән. Әйтик, коры һәм майсызландырылган сөт – 9,2 тапкырга, йорт кошы ите 1,7 тапкырга күбәйгән. Чистартылган үсемлек майлары күрсәткече – 156,5 процентка, озак сакланучы ипи-күмәч эшләнмәләре – 154 процентка, ит ярымфабрикатлары – 116,4 процентка, мөгезле терлек ите 122,5 процентка арткан.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас