

Башкортстанга ничә кеше киләчәк?
РФ Хөкүмәте төбәкләр арасында Донбасстан һәм Украинадан мәҗбүри күченүчеләрне кабул итү буенча квоталар бүлде.
Тиешле документ Русия хокукый мәгълүматының рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Хөкүмәт карары нигезендә, ил төбәкләрендә барлыгы 96 меңгә якын кешене урнаштыру планлаштырыла. Шуларның 1867сен Башкортстан Республикасы кабул итәчәк.
Донбасстан һәм Украинадан мәҗбүри күченүчеләрнең күпчелеген Краснодар крае, Кырым, шулай ук Воронеж, Ростов һәм Белгород өлкәләре кабул итәчәк.