Көнүзәк
10 март 2022, 04:57

Сайтлар ачылмый

Соңгы көннәрдә сез дә интегәсезме?

ВКонтактеВКонтакте
Фото:ВКонтакте

РФ Цифрлы үсеш министрлыгы  кайсыбер сайтларга кереп булмау белән бәйле проблемалар хакында хәбәр итә. Ведомство мәгълүматлары буенча, бу интернет-ресурсларны хәвефсезлек һәм ышанычлылыкка тикшерүче сертификация үзәкләре эшендәге проблемалар белән бәйле.

Барлык сайтларга һәм онлайн-сервисларга (шул исәптә Дәүләт хезмәтләре порталына да) керә алыр өчен, Русия сертификатына туры килгән браузер йөкләргә тәкъдим итәләр.  

Гомумән алганда, соңгы көннәрдә яңалыклар явып кына тора. Әле теге үзгәреш, әле бусы, көн саен кибетләр челтәре ябыла яисә   эре чит ил  җитештерүчеләре Русия базарын ташлап китә. Бу очракта нәрсә диеп була? Кеше – иң түзем һәм үзгәрешләргә яраклаша торган зат, ди. Шулай булгач, өйрәнербез әле Кока-коласыз да яшәргә...Иң мөһиме –  хәрби операция тизрәк тәмамлансын.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас