Көнүзәк
10 март 2022, 07:02

Марат Кашапов: "Хәвефсезлек мендәре" бар

Банк системасы сынауларга әзер, ди ул. 

Башкортстан Дәүләт банкы (Русия Банкы филиалы) идарәчесе Марат Кашапов “Россия 24” каналы эфирында банк системасының эше турында түбәндәгеләрне бәян итте:

– Безнең акчаларны югары төп ставка саклап калырга ярдәм итәчәк. Бүген банклар шактый җәлеп итүчән процентлар тәкъдим итә. Шулай итеп, банклар халыкның акчасын сатып ала һәм аларны кредитлар рәвешендә бирә. Әгәр акчалар җитәрлек булса, банклар кредитлар буенча ставкаларны киметә.

Хәзер акчаны исәпләрдән алуга бәйле ажиотаж узды — кешеләр акчаларны салдыруда проблемалар булмавын, финансларны теләсә кайсы вакытта аып булуын аңлады. Үзәк банк - бу акчаларның эмитенты, кирәкле суммалар белән тәэмин итте, клиентларга хезмәт күрсәтүне, исәп-хисапларның өзлексез башкарылуын күзәтте.

Кредит каникуллары пандемия вакытында кулланылган инде, һәм хәзер дә кулланылачак. Әгәр заемщик 1 мартка кадәр кредит алган булса, һәм соңгы айда аның керемнәре 30 проценттан артыкка кимесә, ул түләүләрне кичектерүне сорап, октябрьгә кадәр мөрәҗәгать итә ала. Түләүләрне киметергә дә мөмкин. Кредит каникуллары физик шәхесләрнең, кече һәм урта бизнесның заемнарына кагыла.ү

Ипотека буенча “прочрочкалар” булса, кешеләрне торакларыннан чыгармаска киңәш ителә. Мондый хәлләр, мөгаен булыр.  

Кече һәм урта бизнес – аерым категория. Әлеге вакытта кече һәм урта эшкуарлыкка кредитларны махсус ставкалар буенча бирү мәсьәләсе карала: кече бизнес өчен ул - 15, урта бизнес өчен - 13,5 процент.

Банклардагы сезнең акчалар якланган. 1,4 миллион сумга кадәр вкладлар страховкаланган, һәм схәтта банкны япканда да бу акчалар кире кайтарылачак.

Кыенлыклар килеп туса, кредит оешмаларына ярдәм күрсәтеләчәк.

Гомумән әйткәндә, “хәвефсезлек мендәре” бар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас