Көнүзәк
10 март 2022, 09:27

Быел яз кайчан килә?

Җәй ничек булыр? "Өмет" гәзитенең якын дусты Фәнис абый Вәлиев бер елны да ялгышканы юк, фаразлары гел дөрескә чыга.

pinterest.ru.com   Быел яз кайчан килә?pinterest.ru.com   Быел яз кайчан килә?
Быел яз кайчан килә?Фото:  pinterest.ru.com  

Башгидромет синоптиклары әйтүенчә, киләсе көннәрдә республикада суык һава торышы сакланачак. Көньяк районнарда бераз кар явачак, җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан исәчәк. Төнлә һава температурасы -14, -19, аязытканда -23,-28 градус тәшкил итәчәк.

Көндез -5, -10, урыны белән -15 градус көтелә.

Башкортстанга яз кайчан килер? Бүген күпләрне шушы сорау кызыксындыра. Уфа шәһәренең Затон бистәсендә гомер итүче Фәнис абый Вәлиев бүгенге салкыннарны фаразлаган иде инде. Ул Хач ману вакытында булмаган салкыннар мартта күзәтелергә мөмкин дигән иде. Юраганы юш килде. Яз кояшы матур итеп карый башлагач кына, кышкы киемнәрне яңадан алып кияргә туры килде.

– Февральнең икенче яртысын күзәтеп бардым. Ул нормадан 6,7 градуска җылырак булды. Шуңа да март ае салкын булыр дигән идем аны, – ди Фәнис абый. – Салкыннар булса да, яз кояшы әкренләп елмая, җиле дә бар. Чын язны апрель башында көтегез. 

  • Быел ел яңгырлы була, яшелчә-җимеш, бәрәңге, иген ишелеп уңачак, – ди Фәнис абый. – Иген гектарыннан 50 центнер да булыр әле, вакытында җыеп алып өлгерергә генә кирәк.

Бирсен, Ходай!

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас