Көнүзәк
9 март 2022, 11:10

Чит илдән ничек кайтырга?

Башкортстан Хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров “үзебезнекеләрне ташламыйбыз” дип белдерде.

bashinform.ru Чит илдән ничек кайтырга?bashinform.ru Чит илдән ничек кайтырга?
Чит илдән ничек кайтырга?Фото:bashinform.ru

Чит илдән кайталмыйча яткан башкортстанлыларга ярдәм кулы сузачаклар. Башкортстан Хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров “үзебезнекеләрне ташламыйбыз” дип белдерде.

Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Ринат Фаткуллин әйтүенчә, ике юнәлештә эш алып баручы штаб булдырганнар. Беренче юнәлеш – үзләре генә сәяхәткә юлланган туристлар белән эш алып бара. Икенче юнәлеш – туроператорлардан туристик юлламалар алып ял итәргә киткән ватандашларыбыз белән эшли. Барлыгы 23 кеше Башкортстанга кайта алмыйча штабка мөрәҗәгать иткән. 6 кешене кайтарганнар.

“Үзләре генә сәяхәткә чыгып китүчеләрне тиз генә кайтарып булмаячак, - диде рәис. – Аларның виза вакытлары чыгу сәбәпле, авырлыклар туа. Аларга шул илдәге Русия илчелеген эзләп табарга киңәш итәбез”.

Туроператорлар хәбәр итүенчә, 9 мартта чит илләрдән 1835 кеше кайтарылган, 760 кеше кайтуны көтә. 10 мартта Доминикан республикасыннан 497 туристны кайтарырга тиешләр.

“Чит илләрдә 760 ватандашыбыз бар, - диде Радий Хәбиров. –  Аларны 12 мартка кадәр кайтарып бетерү планлаштырыла.

 Үзләре генә китүче туристларга Стамбул, Катар, Сербия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре аша кайту алгоритмы эшләнгән. Русиянең көньягындагы байтак кына аэропортлар ябылу сәбәпле, маршрутларга үзгәрешләр кертергә туры килә.

Республика Башлыгы бүгенге көндәге хәлләрне исәпкә алып, үзебезнең республика эчендәге туризмны үстерәчәкләрен билгеләде.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас