

Башкортстаннан Красный луч халкына җибәрелгән гуманитар йөк билгеләнгән урынына килеп җитте.
Бөек Ватан сугышы елларында бу торак пункт янында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе немецларга каршы сугышкан. Һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән адреслы гуманитар ярдәм нәкъ бирегә җибәрелде.
Йөкне бушатып бетергәннән соң, Башкортстан делегациясе генерал Шәйморатов һәлак булган урынга барырга һәм туганнар каберлегенә чәчәкләр салырга ниятли.
Красный луч шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Рыбальченко республика халкына һәм шәхсән Радий Хәбировка ярдәм һәм таяныч күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.