Көнүзәк
7 март 2022, 10:10

Безнең ярдәм барып җитте

Грузовиклар колоннасы 4 мартта юлга чыккан иде

Безнең ярдәм барып җиттеБезнең ярдәм барып җитте
Безнең ярдәм барып җитте

Башкортстаннан гуманитар конвой, 2300 километр ара үтеп, Донбасска барып җитте.

–Луганск халык республикасына Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының катнаш колоннасы гуманитар конвойны илтеп җиткерде. Гомум авырлыгы 130 тонна тирәсе, – диде Тергезү мониторингы үзәге начальнигы Виталий Кучеров. – Конвойда барлыгы 15 машина булды, алар арасында икесе – Башкортстаннан.

Кичә Башкортстаннан тагын ике фура Донецкка барып җитте.

–Бу җирдә Бөек Ватана сугышында бик күп кавалериячеләребез фашизмга каршы көрәштә башын салган. Безнең өчен бу чит җир түгел. Монда безне эшлекле бәйләнешләр генә китерми, бу безнең өчен тугандаш субъект. Ике тәүлек бардык. Шоферлар хәлне аңлап тора, 48 сәгать йокламадылар, – ди колоннаны озатып баручы Башкортстан Хөкүмәте аппараты җитәкчесе Азамат Абдрахманов.

Исегезгә төшерәбез, грузовиклар колоннасы 4 мартта юлга чыкты. Беренчел ярдәм йөген җыю республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә оештырылган иде. Барлыгы башкортстанлылар 75 тонна гуманитар ярдәм җыйды.

Безнең ярдәм барып җитте
Безнең ярдәм барып җитте
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас