

Русиялеләргә банкоматлардан акча салдырып алганда сак булу кирәк, диләр белгечләр. Соңгы арада Мәскәүдә талау очраклары күбәйгән, җинаятьчеләр, банкоматлардан акча снимать итүчеләрне күзәтеп барып, кеше күрмәгән урыннарда аларга һөҗүм итәләр һәм акчаларын тартып алалар, дип яза “Известия”.
Талауга дучар булмас өчен экспертлар шактый зур суммаларны ялгызы гына салдырмаска киңәш итә. Хокук саклау органнарындагы чыганак сөйләвенчә, җинаятьчеләр гадәттә үз корбаннарын банк бүлекчәләре, банкоматлар урнашкан тирәдә көтеп тора һәм шунда ук талый да. Яисә кеше күрмәгән урынга кадәр күзәтә бара. Әгәр артыгыздан эз алуларын сизсәгез, якындагы кибеткә (кафе, башка берәр бина) кереп, такси чакыртыгыз һәм полициягә шалтыратыгыз.
“Зур суммалар салдырып алмагыз, банкларда акча җитәрлек бит, аларны банк картасында да сакларга мөмкин, хафалану урынсыз. Әгәр инде барыбер акча салдырып алырга туры килсә, моны ялгызы эшләмәгез, банк бүлекчәсенә машинада килсәгез, яхшырак булыр”, – ди эксперт.
Юрист Олег Черкасов кулакчаны банк бүлекчәләрендә яисә кешеләр күпләп җыелган урыннарда салдырып алу яхшырак, ди. Анда видеокүзәтү камералары, сакчылар бар. Бу эшне шулай көн яктысында эшләү әйбәт. Ә менә караңгы тыкрыклар һәм яктыртылмаган урамнардан ерак йөрү кирәк.
Банкоматка якынайганда тирә-ягыгызга күз салыгыз, әгәр кемнең дә булса тәртибе, үз-үзен тотышы сезне шикләндерсә, акчаларыгызны бу урында салдырмагыз. Телефоннан сөйләшмәгез, һөҗүм итә калсалар, реакциягез акрынаерга мөмкин. Арытаба акчаны эчке кесәгә тыгып куегыз, чөнки җинаятьчеләр еш кына сумка яисә кошелекны тартып алып кача. Гадәттә алар тиз эш итә, һөҗүм итә алмасалар, качалар.
Әгәр инде сезне таладылар икән, кичекмәстән полициягә шалтыратыгыз.
Чыганак: lenta.ru