Көнүзәк
6 март 2022, 09:35

Фейкларга ышанмагыз!

Соңгы чорда социаль челтәрләрдә: “Чит ил компанияләре ябылу аркасында Русия халкына  эшсезлек яный”,- дигән сүзләр таралды...

Фейкларга ышанмагыз!Фейкларга ышанмагыз!
Фейкларга ышанмагыз!

Соңгы чорда социаль челтәрләрдә: “Чит ил компанияләре ябылу аркасында Русия халкына  эшсезлек яный”,- дигән сүзләр таралды.

   Чынлыкта исә, илебез Хөкүмәте чит ил компанияләренең базардан китүе аркасында эшсез калучыларга ярдәм итү буенча күптөрле чаралар күрә. Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов белдерүенчә, бүгенге көндә икътисади хәлләр һәм санкцияләр сәясәте фонында чит ил партнерлары белән мөнәсәбәтләрне үстерү буенча вариантлар бар.

   Барлык күрелгән һәм күреләчәк чаралар Руся Федерациясенең җитештерү һәм эшлекле активлыгын саклауга, мәшгульлекне үстерүгә, шулай ук барлык предприятиеләрнең эшчәнлеген аякка бастыруга ярдәм итәчәк.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас