

Зианчура районының Исәнгол авылында Украинадагы махсус операция вакытында вафат булган өлкән лейтенант Алексей Кондратьев белән хушлаштылар. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
-Зианчура җирендә без Башкортстанның лаеклы улын, офицер, өлкән лейтенант, сугышчы Алексейны соңгы юлга озатабыз. 25 яшьлек малайларны җирләргә туры килүе бик тә җәл. Ләкин безгә бүген аңа һәм меңнәрчә шундый ук егетләребезгә илебезне һәм безне саклаулары өчен рәхмәт әйтергә кирәк. Алар үзләренең хәрби бурычын үтәгән вакытта һәлак була,- диде Радий Хәбиров. – Безнең Президент шундый карар кабул итте һәм ул бердәнбер һәм дөрес. Без ахыргача барачакбыз. Алексейның кечкенә улы, хатыны, лаеклы әти-әнисе калды. Без аларга игътибар һәм кайгырту күрсәтәчәкбез.
Алексей кечкенәдән уку алдынгысы һәм спорт ярышларында җиңүче булган. Исегезгә төшерәбез: 25 яшьлек өлкән лейтенант Алексей Кондратьев хәрби постта вакытта, авыр юл фаҗигасы вакытында һәлак булды.
Фото: Башинформ.