

Көнбатышның Русиягә каршы керткән санкцияләре нәтиҗәсендә соңгы көннәрдә төрле кибет, концерн, оешма һәм компанияләр илдә эшләүләрен туктатуны хәбәр итәләр. Чират IKEA-га да җиткән.
Швециянең йорт өчен товарлар, җиһазлар җитештерүче һәм аларны сатучы бу компаниясе бүгеннән Русиядәге эшчәнлеген ким дигәндә өч айга туктата.
Компания Русия белән беррәттән Белоруссиядә дә импортны, экспортны, җитештерүне һәм кибетләрдә сатуны туктата. Бу мәгълүмат компаниянең рәсми хәбәрендә язылган.
Ә менә “МЕГА” ябылырга җыенмый, русиялеләр азык-төлек һәм дарулар сатып ала алсын өчен бу сәүдә үзәкләре гадәттәге режимда эшләяәчәк.
IKEAда шуны да әйтәләр: Украинадагы вакыйгалар “кешеләрне югалтуга гына кайтып калмый”, ә “товарларны ташу һәм сату шартларында җитди тайпылышларга да китерә”.
“Русия һәм Украина конфликты – зур фаҗига, бу вакыйга кагылган һәркемнең кайгы-хәсрәтен уртаклашабыз. Ingka (IKEA кибетләрен контрольдә тотучы) компанияләре төркеме безнең бурычларга ярашлы хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре хәвефсезлеген һәм иминлеген тәэмин итү буенча эшләр алып бара. Ул арытаба да бу эшне дәвам итәчәк”, – диелә хәбәрдә.
Бу карарлар компаниянең 15 мең хезмәткәренә турыдан-туры кагылачак. IKEA аларга түләүләр вәгъдә итә.
Ingka шулай ук IKEA Foundation Украина качаклары һәм күченеп килүчеләре өчен кичекмәстән 20 миллион евро акча бирәчәген хәбәр итте.
Чыганак: interfax.ru