Көнүзәк
3 март 2022, 16:50

Таҗикстан белән бәйләнешне үстерәчәкбез

Бүген Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Таҗикстанның Русиядәге илчесе Дәүләтшох Гулмахмадзода  белән очрашты.

Таҗикстан белән бәйләнешне үстерәчәкбезТаҗикстан белән бәйләнешне үстерәчәкбез
Таҗикстан белән бәйләнешне үстерәчәкбез

 

“Ә без халыкара бәйләнешләрне үстерү буенча эшебезне дәвам итәбез, - дип язды бүген Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров. – Бүген Таҗикстанның Русиядәге илчесе Дәүләтшох Гулмахмадзода белән очраштык.

Ике ил арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә төбәкләр зур роль уйный. 2021 елның нәтиҗәләренә караганда, Башкортстан белән Таҗикстан арасындагы товар әйләнеше 31,3 млн доллар тәшкил итте. (2020 ел белән  чагыштырганда +6,5 процент). Тулысынча экспорттан тора. Без Таҗиктсанга нефть продуктлары, кальцийлы, каустик һәм аш содасы, ПВХ, ашламалар, көнбагыш мае, агач эшкәртү һәм металлург сәнәгате продукциясе тәшкил итә.

Безнең республика Таҗикстан белән икътисади, социаль һәм гуманитар өлкәләрдә, агросәнәгатьтә бәйләнешләрне киңәйтергә әзер. 2022 елда Башкортстан Таҗикстанга бару турында сөйләштек. Республика бизнеска яңа эшлекле партнерлар табарга ярдәм итә, һәм без мондый сәфәрләрдән күп файда алабыз. 2021 елда Казахстан Республикасына эшлекле сәфәр вакытында 174 млн сумга 9 контракт төзелде. Ташкент шәһәренә бару 2,4 млн сумлык контракт белән тәмамланды. 2021 елның декабрендә Минскига сәфәребез 251 млн сумга 5 контракт китерде. Берсүзсез, без киләчәктә дә тышкы икътисади бәйләнешләр буенча БДБ илләре белән актив эшләячәкбез”.  


 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас