

“Безнең «Патриот» паркына кыяфәт керә башлады. Без биредә беренче җыеннар бу җәйдә узачак дип килешкән идек. Июнь аенда курсантларның беренче төркеме – 200 кеше киләчәк.
Кар эреп беткәч тә территорияне төзекләндерә башлаячакбыз. Ел ахырына кадәр тагын берничә бина һәм объектны, шул исәптән автодромны, хәрби-тарихи реконструкция зоналарын, десант шәһәрчеген ремонтлаячакбыз, «Геройлар лигасы»ның эшен төгәлләячәкбез һәм партизаннар авылын төзеп бетеп, хәрби техника урнаштырачакбыз”, - дип язды бүген Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә.
Ул республикада хәрби-патриотик юнәлештәге беренче парк. Һәм ул барлык халык өчен дә үзенә тартып тору урынына әйләнергә тиеш, ди Башлык. Әйтик, балалар җыеннарда вакытта ата-аналарга вакытны кайда үткәрергә белми аптырап йөрергә тиеш түгел. Балаларга хәрби техниканы карау кызык. Монда ук спорт белән шөгыльләнергә, территория буйлап йөрергә, кафеда ял итәргә мөмкин булачак.
«Патриот» паркы 2024 елда тулысынча әзер булачак. Бу вакытка без монда конгресс-үзәк, мәчет, часовня, ат-спорт һәм ут үзәкләре, ябык павильоннар төзергә планлаштырабыз. Исегезгә төшерәбез, «Патриот» паркы Уфадан ерак түгел, республиканың Чишмә районында урнашкан”, - дип язган Радий Фәрит улы.