Көнүзәк
3 март 2022, 09:10

"Патриот" курсантларны көтә

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров 3 март көнне Чишмә районының Алкино-2 авылында урнашкан элеккеге хәрби часть нигезендә төзелеп ятучы “Патриот” хәрби-патриотик паркының төзелеше белән танышты.

"Патриот" курсантларны көтә"Патриот" курсантларны көтә
"Патриот" курсантларны көтә

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров 3 март көнне Чишмә районының Алкино-2 авылында урнашкан элеккеге хәрби часть нигезендә төзелеп ятучы “Патриот” хәрби-патриотик паркының төзелеше белән танышты. Парк беренче курсантларны 2022 елның июнь аенда кабул итә алачак.

Төбәк Башлыгының “Башкортстан Республикасының 2024 елга кадәр социаль-икътисади үсеше стратегик юнәлешләре” турындагы карарына ярашлы, паркны төзү яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып тора.

Паркның мәйданы – 200 гектар. “Авангард” уку-методик үзәгеннән тыш анда “Партизаннар авылы” тарихи-мемориал комплексы, Яшь армиячы секторы, уку плац, ут үзәкләре, хәрби техника музее, ВДВ шәһәрчеге, хәрби-тарихи реконструкция зонасы, физкультура-сәламәтләндерү комплексы, ашханә һәм башка объектлар булачак.

2021 елның май аенда РФ Президенты Владимир Путин Русиянең бөтен төбәкләрендә дә яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүче “Авангард” исемле уку-методик үзәкләр төзергә боерык бирде.

Бүгенге очрашуда паркны төзүче оешманың баш инженеры Сергей Минеев реконструкция барышы турында сөйләде һәм төзү эшләре графикка ярашлы бара диде. Элеккеге казарманың бинасы бер сменага 200ләп бала кабул итәлә. Административ-уку блогында заманча җиһазландырылган һәм тренажерлар куелган 10 сыйныф булачак.

Башкортстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин әйтүенчә, “Авангард” үзәге ел әйләнәсенә биш көнлек укулар оештырып тора алачак.

  • Без 2022 елга 38 биш көнлек сменалар графигы төзедек, - диде ул. – Беренче сменалар 1 июньдә үк килә алачак. Курсантларга көненә биш тапкыр кайнар аш карала. Бу мәсьәлә белән Чишмә районы хакимияте шөгыльләнә.

Паркта 14-18 яшьлек үсмерләр өчен 12 көнлек сменалар оештыру да карала. Быел шундый 5 смена киләчәк,  алар 1 июльдә башлана.

Башкортстан Хөкүмәтенең вице-премьеры Ирек Сәгыйтов әйтүенчә, Русия Оборона министрлыгы республикага 27 хәрби техника бирә. Аларны “Патриот” паркына урнаштырачаклар.

Парк 2024 елда төзелеп бетәчәк. Монда мәчет, часовня, атлы-спорт һәм ут үзәкләре, конгресс-үзәк булачак.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас