Көнүзәк
3 март 2022, 09:52

Кайда юллар ябык?

Игътибар! Росавиация Русиянең 11 аэропортына самолетлар очуын тыюны 8 мартка кадәр озайтты.

Кайда юллар ябык?Кайда юллар ябык?
Кайда юллар ябык?

                  Ростуризм җәмгыяте барлык русиялеләрне, килеп туган хәлләр сәбәпле, Русиягә каршы чикләүче санкцияләр керткән илләргә барудан мөмкин булган кадәр тыелып торырга чакырды. “Чөнки ул илләрдә булу хәвеф белән чиктәш булырга мөмкин”,- диелә мөрәҗәгатьтә. 

   Ростуризм туроператорларга Русиягә каршы санкцияләр керткән илләргә, шул исәптән,  Кариб бассейны илләренә турлар сатуны туктатуны киңәш итә.

   “Сәяхәт итәргә мөмкинлек булмаган илләргә турлар броньләгән кешеләргә альтернатив юнәлешләрне сайлау өчен туроператорларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин”,-  ди Ростуризм башлыгы Зарина Догузова.

   Туристик сәяхәтләр өчен бүгенге көндә Төркия, Египет, Тунис, ОАЭ, Кытай, Һиндстан, Вьетнам һ.б. илләр ачык. Ләкин хәлләр үзгәрергә мөмкин. Иң яхшысы, Догузова фикеренчә, Русиянең искиткеч матур урыннарында ял итү!

   Әйткәндәй, әлеге көндә безнең Башкортстаннан да 1,8 меңләп турист чит илләрдә йөри икән. Моннан тыш, үзаллы сәяхәт итүче кешеләр дә аз түгелдер. Аларның да туган илгә кайтуын оештыру кирәк булуы мөмкин. Безнекеләр, нигездә, Египет, Төркия һәм Доминиканда ял итәләр икән.

   Башкортстан Башлыгы Радий Хбиров үткән оператив киңәшмә вакытында авиарейслар туктатылу сәбәпле республикага кайта алмаучы туристларга ярдәм күрсәтергә кушты. “Без анда беркемне дә калдырырга тиеш түгел, координацияне оештырыгыз һәм моның белән даими шөгыльләнегез”,- диде ул.

    Игътибар! Росавиация Русиянең 11 аэропортына самолетлар очуын тыюны 8 мартка кадәр озайтты.

Фото: the-village.me

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас