Көнүзәк
3 март 2022, 08:28

Хаклар арта: кемгә зарланырга?

Соңгы көннәрдә бар нәрсәгә хаклар арта башлады...

https://ura.news/https://ura.news/
https://ura.news/

Соңгы көннәрдә бар нәрсәгә хаклар арта башлады.

Кайсыбер кибетләрнең бәяләрне үз белдеклелеге белән махсус арттыруы да билгеле булды. Шуңа мондый хәлләргә юл куймау өчен Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсе кайнар линия ачты.

Анда азык-төлеккә хак арту очраклары буенча сорулар кабул ителә. Эш вакытында 8 (347) 246-21-53 номерына шалтыратырга яки сайтта хат калдырырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 2 мартта сәүдә челтәрләренең күбесе социаль әһәмиятле продуктларга өстмә хакны 15 проценттан арттырмаска килеште. Социаль әһәмиятле азык-төлеккә икмәк, сөт продуктлары, йомырка, кош ите, ярмалар, борщ җыелмасы яшелчәләре – җәмгысе 20 продукт керә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас