

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә “Авыл сәгате”ндә булган сөйләшүгә кагылышлы чираттагы постны урнаштырды.
Республика моңа кадәр дә, арытаба да авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләргә ярдәм итте һәм ярдәм итәр. Санкцияләргә карамый, бүгенге шартларда да безнең предприятиеләрне модернизацияләү, авыл хуҗалыгы паркларын яңарту дәвам итәчәк.
Бүген шушы сораулар “Авыл сәгатендә” каралды. Техника кайтарту, запчастьләр һәм коплектлау детальләре белән тәэмин итү, ремонт эшләрен оештыру һәм хезмәтләндерү, импортны алыштыру гадәти бурыч түгел, шул ягы белән безнең өчен кызыклы да ул.
Бездә бу мәсьәләгә акыл белән килеп хәл итәрлек булдыклы кешеләр күп. Иң мөһиме – кирәкле запас частьләр һәм комплектлау детальләрен ясарлык инфраструктурабыз бар.
Авыл хуҗалыгы техикасы паркын модернизацияләү эшен пандемия вакытында да туктатмадык. Авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуны 2019 елдагы 6,5 млрд сумнан, 2021 елда 12,5 млрдка җиткердек. Иң катлаулы 2020 елда техника сатып алу өчен 2,8 млрд сум субсидия бүленде. 2021 ел субсидияләре өчен бурычны да ябарбыз, аның өчен бюджетта акча табачакбыз.
Тракторлар, бөртекле культуралар, мал азыгы җыю, чәчү һәм җир эшкәртү өчен техника сатып алу, үзебезнең аграрийларга җитештерүчәнлек барышында ярдәм итү өчен бюджеттан субсидияләр бүләчәкбез.
Безнең авыл хуҗалыгы төгәл, акыллы, прогрессив булырга тиеш, заманча технологияләрне куллану бик мөһим. Ахыр чиктә, республиканы, илне азык-төлек белән тәэмин итү моңа бәйле.