Көнүзәк
2 март 2022, 04:01

Һава торышы

Алдагы көннәрдә нинди була?  

Һава торышыҺава торышы
Һава торышы

 Алдагы көннәрдә нинди була?

 

Башкортстан гидрометеорология үзәге белдерүенчә, бүген республикада һава торышы үзгәрүчән булыр. Явым-төшем көтелми, урыны белән томан, аерым урыннарда бозлавык. Җил тизлеге үзгәрүчән, секундына 0-5 метрга җитә.

Температура көндез +1,-4 градус, таулы районнарда  +4 градуска җитә.

3 мартта төбәктә сизелерелек явым-төшем көтелми, көньяктан талгын җил исәчәк.

Температура төнлә – 5-10 градус суык булса, аязытканда -15кә төшә. Көндез -3,+2 градус, таулы районнарда 5 градуска кадәр җылыта.

 4 мартта урыны белән кар ява, бозлавык була. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын җил исә.

Температура төнлә – 4-9 градус булса, аязытканда -14 градуска төшә. Көндез -2,+3 градус.

Синоптиклар кисәткәннәр тормышка ашса, алдагы көннәрдә мул явым-төшем көтелә.

 

 

Һава торышы
Һава торышы
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас