

Русия Президенты Владимир Путин спортчыларны бүләкләү турындагы указга кул куйган.
Пекинда өч тапкыр Олимпия чемпионы исемен алган Русия чаңгычысы Александр Большуновка Александр Невский ордены бирелде.
Дуслык орденнарына шулай ук фигуралы шуу буенча команда турнирында Олимпия чемпионнары Александр Галләмов, Анастасия Мишина, Марк Кондратюк һәм Виктория Синицина, ир-атлар һәм хатын-кызлар чаңгы эстафетасында олимпия чемпионнары Наталья Непряева, Татьяна Сорина, Вероника Степанова, Юлия Ступак, Сергей Устюгов, Алексей Червоткин һәм хатын-кызлар фигуралы шууында Олимпия чемпионы Анна Щербакова лаек булды. Никита Кацалаповка Почет ордены бирелде.
Шулай ук дәүләт бүләкләренә Пекиндагы Олимпия уеннарының барлык призерлары да тәкъдим ителде.
Чыганак: "Шәһри Казан"