

Һавага яз сулышы керде, яз якынлашканы сизелә. Соңгы көннәрдә кайсыбер урыннарда һава температурасы 0 градус тирәсе торды.
Ялларда да чагыштырмача җылы булачак. Җепшек кар явуы, юлларда бозлавык булуы көтелә. Һава температурасы төннәрен -7, -12 градус тирәсе торса, көндез термометр баганалы -4, +1 градуска кадәр күтәреләчәк.
Синоптиклар фаразына караганда, март башында кыш үзен тагын бер сиздерәчәк әле. Язның беренче көнендә бераз җылытса, алдагы биш көндә төнен һава температурасы – якынча -8, -11 градус, көндез -2, -5 градус тирәсе булачак. Явым-төшем көтелми.
7 марттан чын яз башланачак, дип фаразлана. Термотер баганалары 0 градуска күтәреләчәк.