Көнүзәк
24 февраль 2022, 14:27

Утлы булдылар!

Республика белән идарә итү үзәгеннән хәбәр итүләренчә, бүген Уфаның Владивостокская, 2/1 бинасы янында янмаган фонарь төзәтелгән һәм урам яктырып киткән.

Утлы булдылар!Утлы булдылар!
Утлы булдылар!

Республика белән идарә итү үзәгеннән хәбәр итүләренчә, бүген Уфаның Владивостокская, 2/1 бинасы янында янмаган фонарь төзәтелгән һәм урам яктырып киткән.

   Үзәк хезмәткәрләре “Уфагорсвет” оешмасы белән бәйләнешкә чыкканнан соң, фонарьлар ремонтланган. 2 февральдә исә Күгәрчен районында, Мраково авылының Дзержинский урамында, яктырту системасы төзәтелгән иде. Ул чакта “Теплосеть” предприятиесе белгечләре урамга яктылык биргән булган. Хәзерге вакытта Үзәк алардан урамнарны яктырту линияләренең кайчан һәм ничек хезмәтләндерелүен күрсәтүче графикны җибәрүләрен көтеп кала.

Фото: администрация Уфы.

   

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас