

Бүген иртәнгә Уфа янә кар астында калган иде диярлек. Ә көндез һава температурасы нольдән югарырак күтәрелде. Юлларда кар измәсе һәм су, йорт ишегалларында тезгә кадәр кар көртләре хасил булды.
Мэрия хәбәре буенча, иртән шәһәрне кардан чистартырга 1920 торак-коммуналь хезмәткәрләре һәм 372 техника берәмлеге чыккан.
“Карлы Уфа” сервисына бүген 17 391 заявка килгән. Шуларның 13 472се башкарылган дип күрсәтелгән.
Әмма моңа карамастан, уфалылар һәм башка шәһәрдә яшәүчеләр социаль челтәрләрдә юллар һәм тротуарлар кардан тазартылмаган дип зарлана.
“Кичә төнлә кар яуды, иртән юллар юк, кешеләр – эшкә, балалар мәктәп һәм бакчаларга бара алмады. Барлык инстанцияләргә шалтыраттык, әмма аңардан гына юллар чистармады шул”, – дип язган Бәләбәй районының Анненково авылнда яшәүче ир.
“Бөре районы да кар тоткынында”, – дип язалар кешеләр.
“Софья Перовская урамын кардан тазартсыннар өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә? Урыны-урыны белән бер түгел, ярты полоса калган!” – дигән Уфада яшәүче водитель ханым.
Ә сезнең якта ничек, дуслар? Эшкә соңармадыгызмы? "Бөке"ләргә эләкмәдегезме?
Чыганак: bashinform.ru