Көнүзәк
22 февраль 2022, 04:51

“Сөям сине, туган телем!”

Тугрылар сынауларга әзер.

“Сөям сине, туган телем!”“Сөям сине, туган телем!”
“Сөям сине, туган телем!”

Тугрылар сынауларга әзер.

 

2-5 февральдә Казан шәһәрендә 8-11 нче сыйныф укучылары  арасында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узды. Бәйгедә Русиянең 27 төбәгеннән 155 укучы туган телен белүдә үз көчен сынады.
Башкортстаннан Уфада үткәрелгән республика олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары, җәмгысе 24 укучы катнашты. Өч дистәдән артык бала барырга тиеш булса да, авыру сәбәпле барысы да Казанга барып җитә алмады. Ә инде мәркәзебезгә баручылар истә калырлык бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулады! Без олимпиада катнашкан егетләр-кызларның һәм аларның укытучыларының тәэссоратлары белән уртаклашуларын сорадык.

Дарина Ергизова, Бүздәк районы Каран мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы, төбәкара олимпиада җиңүчесе: “Ә минем өчен татар теле буенча үткәрелгән чараларда катнашу - зур бәхет!”

Төбәкара олимпиада 3 этаптан торды: татар теле, татар әдәбияты, сәнгатьле уку. Сәнгатьле уку өлеше Муса Җәлилгә багышланган иде. Мин герой - шагыйрьнең “Бүреләр” шигырен сөйләдем.
Башлангыч класстан башлап мин туган тел буенча үткәрелгән конкурс, олимпиадаларда бик теләп катнашам, призлы урыннар яулыйм. Бу күп көч, вакыт таләп итә, әлбәттә. Ә минем өчен татар теле буенча үткәрелгән чараларда катнашу - зур бәхет! Гаиләдә без туган телдә генә аралашабыз, концерт-театрларга йөрибез, китаплар укыйбыз. Һәрбер конкурс, олимпиадага әзерләнү минем белемемне арттыра, киңәйтә. Олимпиада, конкурсларга йөреп, үземә яңа дуслар, танышлар таптым.
Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада быел өченче тапкыр белемемне сынадым һәм сынатмадым: татар әдәбияты буенча җиңүче исемен яуладым. Олимпиаданы ачу тантанасында үземнең шигыремне сөйләү бәхете дә тиде әле миңа.
Казанга бару минем өчен әйтеп бетермәслек рәхәтлек китерә! Быел да безне Г.Камал, К.Тинчурин театрларына алып бардылар. Мин тагын да канатланып, илһамланып, туган телемне өйрәнүне дәвам итү теләге белән кайттым. Минем максатым–халыкара олимпиадада катнашып, апам кебек, беренче урынны яулау. Максат булгач, тырышлык белән теләкләргә ирешеп булыр дип уйлыйм.
Дарина белән Уфада узган олимпиаданың йомгаклу тантанасында очраштык. Ул вакытта бәйгенең үзе өчен сынаулы булган өлешләрен ассызыклаган иде. Димәк, туташ белемен тагын да камилләштереп өлгергән һәм Казаннан инде ул җиңүче булып кайтты.

“Төбәкара олимпиадаларда урын алган укучыларымнан 6 призердан соң, 7нчесе - җиңүче. 7 саны тылсымлы диләр, гел шулай булсын Дарина бик сәләтле кыз. Мин аның яхшы чыгыш ясавына икеләнмәгән дә идем. Ул әнисе –  татар теле укытучысы Ирина Фларит кызы белән дә гел уңышлар яулый иде. Чәмле кыз һәр әйткән сүзне йотып, язып бара. Алда аны тагын да зур уңышлар көтсен. Гаиләдә туган телгә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләнә. Олимпиадага алып барып кайткан әтисе Раил абыйга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезнең кебек кешеләр барда бернинди сынаулар да куркыныч түгел, – дип яза Даринаның укытучысы Зөлфия Мансурова.

Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча узган төбәкара олимпиадада Башкортстан укучылары югары нәтиҗәләр күрсәтте.

Нефтекама шәһәренең 6нчы һәм 10нчы мәктәпләрнең 9нчы,10нчы сыйныф укучылары олимпиада призерлары булды. Укытучылары Галия Баязит кызы Корбанова һәм Ильмира Тәбрис кызы Зәрәфетдиноваларның теләкләре тормышка ашты – укучылары Казанда төбәкара бәйгедә катнашты. Ике яклы тырыш хезмәт аларга яңа баскычка күтәрелергә мөмкинлек бирде.

Стәрлетамак  шәһәренең 11 сыйныф укучысы Артур Фәритов (укытучысы Гөлнара Ишморатова) җанлы сүз буенча Гран-при алды. Калган укучыларыбыз призерлар булды!

Безнең балаларның яхшы әзерлек белән баруларын жюри әгъзалыр да билгели. Шәһәр мохитендә атнасына 0,5 сәгать кенә туган телне өйрәнгән укучыларның югары нәтиҗәләргә ия булуы зур сөенеч. Тагын да зуррак шатлыгы шунда – бу балалар туган телнең ышанычлы сакчылары булыр. Бүген туган телендә сөйләшкән, укыган, аны фән буларак та зурлап өйрәнгән балалар – милләтнең киләчәге!

“Укучыларыбызның әти-әниләренә аерым рәхмәтлебез, чөнки туган телгә мәхәббәт гаиләдән башлана”, – ди Русиянең иң яхшы татар теле укытучысы исемен йөртүче, Нефтекама шәһәренең 10 санлы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галия Баязит кызы Корбанова.

Укучыларыбызны, мөгаллимнәребезне зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм тагын да зуррак уңышлар, яңа җиңүләр телибез! Дуслар, барыгызны да якынлашып килүче  Халыкара туган телләр көне белән котлыйбыз!  Егетләр-кызлар Халыкара олимпиада да сынатмас, үзләренең тирән белемле, зирәк, тапкыр һәм туган телгә тугры буын икәнлекләрен дәлилләрләр, дип ышанабыз!

 

 

“Сөям сине, туган телем!”
“Сөям сине, туган телем!”
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас