

. «Бүген Уфада яшәүчеләр Цюрупа урамының 17 йортындагы кабул итү пунктына беренче чиратта кирәкле булган әйберләрнк алып килде, - дип сөйләде иҗтимагый ярдәм штабы җитәкчесе, «Бердәм Русия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Руслан Насретдинов. - Шулай ук Башкортстанда Луганск һәм Донецк Республикаларының эвакуацияләнгән гражданнарына иҗтимагый ярдәм штабы каршындагы гуманитар ярдәм җыю пунктлары эшли башлады". Мәсәлән, Уфа кызы Фәридә Бәширова штабка беренче булып килгән, балалар, яшүсмерләр, хатын-кызлар өчен кием-салым белән биш пакет алып килгән. "Донецк һәм Лугансктан эвакуацияләнгән кешеләргә ярдәм кирәклеге турында белдем. Костюмнар, яшүсмер киемнәре, җылы балалар әйберләре алып килдем. Яңа оекбашлар, бияләйләр, шарфлар, бәйләнгән бүрекләр салдым. Иртәгә үк мохтаҗлар өчен әйберләр алып китерәчәкмен. Башкортостан Республикасының барлык халкына мөрәҗәгать итәргә телим. Әйдәгез, актив катнашыйк әлеге җыюда. Мондый хәл безнең белән булмасын иде, » − дип күз яшьләре белән уртаклашты ханым. "Радиода иҗтимагый ярдәм штабының Луганск, Донецк республикаларыннан килгән кардәшләребезгә гуманитар ярдәм җыюын ишеттем. Килергә, ярдәм итәргә булдым. Беренче чиратта кирәкле продуктлар: ярмалар, макарон, көнбагыш мае, консервлар сатып алдым", - диде Уфада яшәүче Мирхәт Гайсин. Яшь буын да битараф калмады. Дмитрий Ищиреков һәм Евгений Коровин шәхси гигиена товарлары, азык-төлек җыелмалары алып килделәр. Балалар, читтә кала алмаулары һәм, һичшиксез, тагын бер кат ярдәм күрсәтүләре турында уртаклаштылар. «Социаль челтәрләрдән ЛНР һәм ДНР халкына гуманитар ярдәм кирәклеге турында белдек. Бергә җыелыштык та, кибеткә барып кирәкле әйберләрне сатып алдык. Кешегә авыр вакытта, ярдәм итәргә кирәк», − дип уртаклашты Дмитрий Ищиреков. Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда Луганск һәм Донецк Республикаларының эвакуацияләнгән гражданнарына иҗтимагый ярдәм штабы каршындагы гуманитар ярдәм җыю пунктлары «Бердәм Русия» партиясенең җирле бүлекчәләрендә эшли. Гуманитар ярдәм иҗтимагый ярдәм штабында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Уфа шәһәре, Цюрупа урамы, 17 йорт. Шулай ук «Бердәм Русия» партиясенең барлык 63 җирле бүлекчәләрендә дә кабул ителә. Тулырак исемлекне сылтама буенча карарга мөмкин. Эш режимы: Дүшәмбе-җомга-09.00-21.00 сәг. Шимбә-якшәмбе-09.00-18.00 сәг. Иҗтимагый ярдәм штабының бердәм колл-үзәге-8 (347) 218-19. Шалтыратулар көн саен 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.