

Туганлык бәла килгәндә беленә.
Русия Дәүләт думасы депутаты, Башкортстанның Ковидка каршы ситуацион үзәк координаторы Римма Үтәшева үзәкнең эшчәнлеге хакында сөйләде.
"Без бүген Ситуациан үзәктән медицина институты студентларын җибәрдек, чөнки шалтыратулар кимеде. Бүген Радий Фәрит улы социаль челтәрләрдә Донецк белән Луганск республикалары турында пост урнаштырганнан соң, республикадан шушы уңайдан да сораулар килә башлады, кешеләр ярдәм итәргә теләк белдерә башлады. Кемдер акча күчерергә, фатирына кертергә, икенчеләр автомобилен биреп торырга әзер. Башкортстан халкы ярдәмчел, без ярдәм итәргә әзер, тик шулай да, сугыш булмасын, халыклар тыныч күк астында яшәсен иде", - диде Римма Әмир кызы.