

Бүгенге көндә яшәешебез яңа заманча технологияләргә бәйле. Кәрәзле телефоннарны, компьютерны, ноутбукны, планшетны һәм башка гаджетларны кечесеннән алып өлкәненә кадәр үзе белән йөртә, өйдә, эштә, укуда, мәктәптә, кибеттә куллана. Җәмәгать транспортында барганда да һәркемнең кулында телефон, колагында колакчын күренә, кечкенә сабыймы яки яшүсмерме, аларның заман технологиясеннән аерылгысыз булуы гадәти күренешкә әйләнде. Һәркем интернетта хәзер. Шул рәвешле тормышыбызны интернет һәм кәрәзле телефоннан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Әмма шундый сораулар туа: интернет кешенең дустымы әллә инде дошманымы? Ул яшь буынга хәвеф яныймы?
Чаралар күрелә – тыелган сайтлар ябыла
Башкортстанда Роскомнадзор балалар порнографиясе һәм үзеңне үзең юк итүне пропагандалаган 1,4 меңгә якын сайтны япкан.
2021 елда Роскомнадзорның Башкортстан буенча идарәсе зарарлы мәгълүматлы 1 мең 394 ресурсны тыелган сайтлар реестрына кертте. Ул исемлеккә суицидны пропагандалаган җиде сайт, наркотиклар турында мәгълүмат белән тугыз сайт, яшүсмерләрнең гомум норма һәм принципларга каршы килгән асоциаль тәртибе буенча 102 портал, «зацепинг» турында (поездлар түбәсендә йөрү)- 57, порноресурс (балалар порносы да кергән) - 92, интим хезмәтләргә бәйле - 858 портал, шулай ук криминаль юнәлештәге 267 сайт, армия хезмәтеннән качып калучылар өчен 2 сайт кергән.
Бүгенге көндә Башкортстанда суицид, наркотиклар, комарлы уеннар, алкоголь һ.б. турында 1 млн 420 меңнән артык интернет-адрес ябылган.
Виртуаль тормышта яши башлыйлар
Кечкенә уеннар, роликлар да карашны җәлеп итә, балалар гына түгел, зурлар да шуларны карап, һушлары китеп текәлеп утыра телефонга . бу сүзләр сезгә дә туры киләме? Әйе, чын дөресе шул бит. Интернетның зыяны күбрәк булуын бөтенләй онытып җибәрәбез Аеруча балалар, психикаларына зыян китергән уеннар уйнап, чынбарлыкны виртуаль тормыштан аермый башлыйлар. Кызганычка каршы, шул уеннардагы тискәре геройларга охшарга тырышып, иптәшләрен, якыннарын үтерүчеләр, үз-үзләренә кул салучылар да бар.
Кемнәр якларга, сакларга тиеш соң?
Русиядә «Балаларны аларның сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян китерә торган мәгълүматтан яклау турында»гы федераль закон гамәлдә. Закон балалар арасында кирәк булмаган мәгълүматны таратуны тыя. Бу интернетка гына кагылмый, ә китаплар, кинотеатрлардагы фильмнар да әлеге чикләүләргә эләгә. Шулай ук 2012 елның 1 сентябреннән барлык мәгълүмат яшь категориясендәге тиешле билге белән маркировкалана башлады (0+, 6+, 12+, 16+, 18+). Тик, әлбәттә, бу гына балаларга интернетта мәгълүмати куркынычсызлыкны гарантияләми.
Интернет бер мизгелдә тонналаган мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Тик медальнең кире ягы да бар-челтәрдәге контент һәрвакытта да бала психикасы өчен тәгаенләнмәгән, шуңа күрә балаларның иминлеген тәэмин итү буенча чаралар күрергә кирәк. Бу җәһәттән барысы да ата-аналардан тора. Компьютерларга махсус саклану программалары, контроль фильтрлары кую, баланың социаль челтәрдәге сәхифәләрен даими күзәтеп тору мөһим. Интернетны дөрес кулланырга өйрәтергә, теркәлү кирәк булган сайтларда ата-аналар үзләре теркәргә тиеш.