Көнүзәк
15 февраль 2022, 10:58

Затон боҗрасында автомобильләр хәрәкәте схемасы үзгәрде

Көн саен ниндидер яңалык һәм үзгәреш...

ufacity.infoufacity.info
Фото:ufacity.info

Бүгеннән алып Затон шоссесы, Галле исемендәге шәһәр,  Пархоменко һәм Гражданский урамнары киселешендә яңа юл йөрү схемасы гамәлгә кертелде. Галле исемендәге шәһәр урамыннан Пархоменко урамына чыгып булмый хәзер. Тиешле юл билгеләре урнаштырылган. Тәүдә анда ЮХХДИ инспекторлары кизү торачак.

Хөрмәтле уфалылар! Сездән бу үзгәрешләрне аңлавыгызны һәм юлга чыкканда маршрутыгызны алдан  планлаштыруыгызны үтенәбез.

Галле исемендәге шәһәр урамыннан Пархоменко урамына түбәндәге маршрут белән чыгарга мөмкин:

-Затон шоссесы, Алексеевка шоссесы (Халыклар Дуслыгы проспектындагы юл чишелешендә борылып);

-Рихард Зорге урамы аша һәм Кировоградская урамы буйлап аска таба.

Чыганак: ufacity.info

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас