

Бу көнне нәкъ 33 ел элек СССР Әфганстаннан үз гаскәрләрен чыгарды. 10 ел дәвам иткән сугыш 14 меңнән артык хәрбиләр гомерен өзде. Әфганстаннан 343 башкортстанлы кайтмады. Ә гомумән алганда локаль хәрби конфликтларда Башкортстанда яшәүче 668 кеше һәлак булган.
Тантанада шулай ук почетлы кунаклар, хәрби ветераннар, һәлак булганнарның ата-аналары, курсантлар, кадетлар, уфалылар катнашты.
Чәчәкләр салганнар соң Радий Хәбиров бу датаның әһәмияте хакында әйтеп үтте:
- Яугир-интернационалистлар - иң җаваплы, көчле һәм лаеклы кешеләр, - диде ул. - Мин студент чакта Байкал артына армиягә җибәрделәр. Ә кемнәрнедер Әфганстанга җибәрәләр иде. Без һәрчак аларга хөрмәт белән карый идек. Аларга ул чакта 18-19 яшь иде, япь-яшь малайлар. Алар сугышалар, яраланалар, һәлак булалар иде. Киткәннәр һәрчак безнең хәтердә саклана. Ә инде кайтучылар - дәүләтебез терәге. Алар батыр, намуслы, ышанычлы кешеләр. Мин аларга тирән хөрмәт белән карыйм һәм ныклы сәламәтлек телим.
Чыганак: glavarb.ru