

14 февральдән Агыйдел елгасы аша кулган яңа күпернең дүрт полосасы да ачылачак. Чөнки 1 марттан аның күршесе – 1956нчы елда төзелгән аркалы күпер капиталь ремонтка ябыла.
Әле бу полосалар буйлап хәрәкәт итүне күрсәтүче юл билгеләре урнаштырылган. Иске разметканы җуйганнар. Ә яңасын һава торышы яхшыргач сызачаклар.
Моннан тыш, Салават Юлаев проспектыннан дугалы күпергә төшү юлы ябылган: монда бетон блоклар һәм тиешле юл билгеләре куелган. Бу водительләр алдан ук яңа юл схемасына өйрәнә башласын өчен эшләнгән.
Дугалы күпер 1 марттан ремонтка ябылгач, 1991 елда төзелгән күпер аша йөрү схемасы да үзгәрәчәк. Шулай итеп, ике күпердә барлыгы 10 полоса ачык булачак.