Көнүзәк
9 февраль 2022, 07:16

Быел су астында калмасбызмы?

Кар күп яуды кебек...

bash.newsbash.news
Фото:bash.news

Язгы ташкынның  Уфа территориясендә күп еллар дәвамында теркәлгән уртача югары дәрәҗәләре  апрель ахыры-май башларына туры килә. Гыйнвар ахырына ясалган кар съемкалары мәгълүматларына ярашлы, Агыйдел елгасы бассейны буенча кар катламындагы су запасы күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын. Кар биеклеге  – декадага ярашлы норма кысаларында.

Елгалар минималь күрсәткечләргә (330-660 см) күтәрелгәндә, су елга тамагы чикләреннән чыкмый, шәһәр территориясенә су басу янамый.  Су дәрәҗәсе 700-800 см.га күтәрелгәндә су басу хәвефе зонасына Дим, Киров һәм Ленин районнары территорияләре эләгә. 850-990 см тәшкил иткән күрсәткечләрдә  Калинин районы территорияләренә дә су басу куркынычы яный.

2021 елда су күтәрелү дәрәҗәсе  Агыйдел елгасында – 639, Караидел елгасында – 684, Дим елгасында  657 см тәшкил итте. Киров районындагы Кооператив аланда   бер йортны су баскан иде. Шулай ук Киров, Ленин районнарында 76 йорт территорияләрен су басты. Дим районында 461 бакча кишәрлеге  дә шушы язмышка дучар булган иде.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас