

Алек Болдуин да дәшми кала алмаган...
Американың кино йолдызы, билгеле актер Алек Болдуин Камилә Вәлиеваның осталыгына битараф түгеллеген яшерә алмый.
Америка кино актеры безнең Камиләнең Пекинда узучы олимпиадада кыска программадагы чыгышын, аның күбәләк кебек очып, боз өстендә биюләрен актер зурдан бәяли.
Аның Instagramындагы постының скриншотын Камиләнең тренеры Этери Тутберидзе китерә.
Артист ярышларны күзәтергә яратуын билгели. Бу тапшырулар матурлык тудыручы спортчыларның чыгышларын бөтен дөнья белән карау мөмкинлеген бирә, ди ул.
«Песня. Поэма. Живопись. Посвятить свою жизнь этому искусству... Спасибо тебе, Камила Валиева, за твой подарок — душераздирающую красоту для этого мира», — дип язган Болдуин, (аның сүзләренең кыйммәтен ничек бар, шулай саклау өчен тәрҗемә ителмәде) Олимпиаданың кыска прогарммадагы командалар турнирында Камиләнең чыгышы язылган видеоны беркетеп.
Русия җыелма командасы составында Камилә Вәлиева олимпиада чемпионкасы булды. Кыска гына вакыт эчендә ул 90,18 балл җыеп, олимпиада рекордын яңартты. Камилә Вәлиева үз рекордларын уза килүче бердәнбер спортчы итеп танытт үзен. Уңышлар телик!
Боз өстендә биюче Камилә исемле күбәләгебезме, иң матур, җитез, кабатланмас кар бөртегеме син, кызыбыз, исән-сау гына була күр! Күзләр тимәсен! Уңышлар, бәхет телибез сиңа. Без сине бик яратабыз!