

Башкортстанда башкаладан Көнчыгыш чыгу өчен Уфа елгасы аша салынган күпернең пролетлары төзелешенә старт бирелде.
Бу – Уфа һәм республика өчен бик тә әһәмиятле проект.
Әйткәндәй, әлеге күпер – республикада эстакада белән иң озын күпер кичүе булачак. Ул 2,7 километрга сузылачак, аны 72 терәк тотачак. Шул ук вакытта Караидел елгасында суднолар йөри алачак.
Шәһәр һәм республика өчен әһәмиятле булачак бу күпер киләчәктә башкаланың төп магистральләреннән автомобиль хәрәкәте ташкынын киметер һәм “Караидел аръягы” дип аталган территорияне үстерүгә куәтле этәргеч бирер дигән өметтә яши бүген башкортстанлылар.
-Күпер төзелешендә булган вакытымда мин һәрвакыт биредәге хезмәтнең төгәл оештыруын һәм срокларның төгәл үтәлүен күрәм. Елның теләсә кайсы вакытында барлык объектта да төзелеш-монтаж эшләре актив алып барыла. Ышанам ки, партнерларыбыз - ВТБ, ВЭБ. РФ, Башкортстан концессия компаниясе - белән бергә без Идел буе федераль округында бу эре инфраструктура проектын 2024 елга тәмамлаячакбыз”, - дип язды бүген Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрдәге битләрендә.
Фото: Башинформ.