

Уфаның бизәге булган, гүзәл Агыйдел елгасы аша салынган “арка”лы күперне Башкортстанда белмәгән, бер тапкыр булса да күрмәгән кеше бармы икән?
1956 елда төзелгән күпер үз вакыты өчен шаккатмалы архитектура әсәре булып тоела. Ул елларда БДУ студенты булган бер туганыбыз сөйләвенчә, күперне ачу тантанасына алар бар курсташлары белән бергәләп барганнар, аннары кичләрен гармуннар уйнап-җырлап, Агыйдел буенда күңелле ял итә торган булганнар. Ләкин ул чордан алып инде 66 ел вакыт үткән һәм күперне дә ремонтлар вакыт җиткән. Менә шулай итеп, бу атнада Уфада подрядчы оешма – «Уралмостострой» җәмгыяте белән 1956 елда Агыйдел аша төзелгән күперне капиталь ремонтлауга муниципаль контракт төзелде.
4 миллиард сумнан аз гына артык тәшкил иткән контракт бәясен республика һәм шәһәр бюджетлары бүләчәк.
Эшләрне тәмамлауның срогы - 2025 елның өченче кварталы. Ләкин күпер ремонтлаучылар объектны 2024 елда киң итеп билгеләп үтеләчәк Уфаның 450 еллыгына тапшыру өчен тырышачак. Чөнки иске күперне капиталь ремонтлау юбилей объектлары исемлегенә керә. Подрядчы төзелеш-монтаж эшләрен март башында башларга тиеш.
Фото: Башинформ.