Көнүзәк
31 гыйнвар 2022, 15:35

Карга бата-бата йөриләр

Республика белән идарә итү үзәге билгеләвенчә, Благовещен районының Ежовка авылында кышын юллар тазартылмый.

Карга бата-бата йөриләрКарга бата-бата йөриләр
Карга бата-бата йөриләр

Трассадан алып Ежовка авылына кадәр 4,5 км. шуларның 2 км кар белән капланган. Халык әлеге проблема турында социаль челтәрләрдә язган. Башкортстан прокуроры мөрәҗәгатьне район хакимиятенә тапшырган. Юлны таптык, юлны киңәйтәләр, дип белдерәләр анда.

Агымдагы ел башыннан мондый мөрәҗәгатьләр саны- 1 842. Кар чистарту темасы көн кадагындагы социалканы да, коронавирусны да, хәтта торак-коммуналь хуҗалыгын да уздыра.

Кар чистартылмаган очракта, кая мөрәҗәгать итәргә соң:

Уфаның барлык торак-коммуналь хуҗалыклары да мэрия сайтында ишегалларын кардан чистарту графикларын даими элеп тора. Әгәр сезгә эшчеләр ашыкмый икән, ә ярдәм инде хәзер үк кирәк икән, үз районыгызның торак-коммуналь хуҗалыгына шикаять белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Уфа шәһәренең «Торак хуҗалыгы идарәсе» МБУның Үзәк диспетчерлык хезмәте телефоны: +7 (347) 235-48-00.

Уфа хакимиятенең рәсми сайтында «Карлы Уфа» интерактив картасы эшли: ufacity.info/sneg - ул кар һәм бозны чистартырга кирәк булган проблемалы урыннарны күзәтеп торырга ярдәм итә.

Шулай ук уфалылар бердәм шәһәр кол-үзәге аша 8 (347) 277-09-11 телефоны буенча гариза бирә ала; @Ufahotbot телеграм-бот, ул җылылык мәсьәләләре буенча, ә хәзер территорияләрне җыештыру буенча да мөрәҗәгать итә ала.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас