Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 гыйнвар 2022, 13:58

Йорт төзелеше дәвам итә

Хуҗалар ай көтәләр, ел көтәләр, Кулларына ачкыч ала алмыйлар...

Йорт төзелеше дәвам итә
Йорт төзелеше дәвам итә

Хуҗалар ай көтәләр, ел көтәләр,

Кулларына ачкыч ала алмыйлар...

 

Уфада озак төзелүе белән “дан казанган” «Черемушки» торак комплексы төзелеше дәвам итә. 2017 елдан башлап, үз фатирларының ачкычларын 700дән артык кеше көтә...
Әйткәндәй, Уфаның иң зур озак төзүчеләренең берсе төзелешне 2021 елның җәендә яңадан башлаган иде. Бу яңа төзүче «Саклык банкы»ннан 300 миллион сумнан артык проект финанславы алуы аркасында бу эшкә тотынган иде.
- Бүгенге көндә 3нче литерның әзерлеге 90 процент тәшкил итә. Төзүчеләр эчке бизәкләү эшләрен тәмамлый. Фасадны төзекләндерү эшләре дә ахырына якынлаша. Керү һәм янгын хәвефсезлеге ишекләре урнаштырылды. Лифт җиһазлары белән тәэмин итү бара, - дип сөйли төзелеш компаниясе җитәкчесе Илшат Әхмәтов. - 2нче литерның әзерлеге 60 процентка якын. Югары катларга кирпеч салына. Шул ук вакытта эчке бизәкләү, җылыту, вентиляция, электр һәм су белән тәэмин итү системаларын урнаштыру буенча эшләр алып барыла, - дип өстәде ул.
Объектлар төзелешен тәмамлау белән бәйле җитди мәсьәләләрнең берсе - тышкы инженерлык челтәрләрен салу. Бу, кызганычка каршы, күпфатирлы йортларны тапшыру вакытында чагылыш тапты.
Төзелеш компаниясендә аңлатуларынча, тышкы челтәрләрне проектлау белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен күбрәк вакыт кирәк булган. Хәзер алар барысы да әзер. Җылылык һәм электр тәэминаты челтәрләре буенча проектлар килештерелгән, су белән тәэмин итү һәм кулланылган суларны агызу буенча проект «Уфаводоканал»га килешүгә җибәрелгән.

Көтүчеләргә сабырлык бирсен...

Йортны төзеп бетерсеннәр дә, фатир хуҗалары тизрәк кулларына ачкыч алып, тынычлап яши башласын инде.

 

 

 

 

 

Йорт төзелеше дәвам итә
Йорт төзелеше дәвам итә
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: