Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 гыйнвар 2022, 10:46

Сөт ике тапкыр кыйммәтләнгән

Ноябрьдә бәяләр 6 процентка күтәрелде, декабрьдә – тагын 5-6 процентка...

dairynews.ru
dairynews.ru

Башкортстанда эшкәртелмәгән сөт бәясе 50 процентка кыйммәтләнгән. Бу хакта Дәүләт Җыелышы – Корылтай утырышында республиканың Сөт союзы җитәкчесе Илдар Фәйзуллин сөйләде.

“Август аенда сөтне 22 сумга сатып алсак, бүген инде ул 33 сумга төшә. Сөт заводларына китерелгән сөтнең хакы 38дән 45 сумга кадәр җитә”, – диде ул.

Аның әйтүенчә, эшкәртүче предприятиеләр октябрьдән гыйнварга кадәр “табышның иң түбән” дәрәҗәсендә эшләгәннәр. Мондый хәл 1 сентябрьдән сөт продукцияләрен маркировкалау кирәклеге аркасында килеп туган. Бу эш өчен предприятиеләр 73 миллион сум акчасын салган.

“Ни кызганыч, безгә хакларны күтәрергә туры килә, югыйсә эшкәртүчеләр көрчеккә килеп терәләчәк. Берничә сөт заводының ябылу куркыныч килеп туарга мөмкин, – дип аңлатты Илдар Фәйзуллин. – Ноябрьдә бәяләрне 6 процентка күтәрдек, декабрьдә – тагын 5-6 процентка. Ләкин безнең керем дәрәҗәсе августныкын куып җитә алмады...”

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: