Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 гыйнвар 2022, 14:14

-28 градуска кадәр суытачак

Димәк, бураннардан котылып торырбызмы?

gtrk.tv
gtrk.tv

Алдагы тәүлекләрдә Башкортстанда һава температурасы -28 градуска кадәр түбәнәячәк. Бу хакта, Башгидрометүзәк фаразларына таянып, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә.

Бүген кич, ягъни 22 гыйнвар төненә карый термометр баганалары -18 градуска кадәр төшәчәк, ә шимбә көндез -7, -12 градуска тиклем күтәреләчәк.

Коткаручылар әйтүенчә, юлларда кар сырынтылары, бозлавык булырга ихтимал. Төнен һәм иртән томан да булырга мөмкин.

Алдагы көннәрдә һава температурасы тагын да түбәнәячәк дип фаразлый синоптиклар. Димәк, бураннардан бераз котылып торырбыздыр, мөгаен.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: