Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 гыйнвар 2022, 19:11

Сөт алу гадиләшә

Сөт кухнялары әниләрне һәм бәбиләрне көтә.

Сөт алу гадиләшә
Сөт алу гадиләшә

Декабрь ахырында балалар өчен бушлай туклану алу өчен кирәк булган документлар пакетын минимумга кадәр кыскартучы законнардагы үзгәрешләр үз көченә керде. БР Хөкүмәтенең 784 санлы карарына (аның нигезендә өч яшькә кадәрге балаларны, авырлы хатын-кызларны һем туендыручы аналарны бушлай сөт продукциясе һәм коры катнашмалар белән тәэмин итү бара) үзгәрешлер кертелде. - Ташламалар алу өчен документлар җыю белән кайчакта ни дәрәҗәдә кыен булуын истә тотып, без бу процедураны мөмкин кадәр гадиләштерергә тырышабыз, - дип билгеләп үтте БР сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев. - Шуңа күрә без бушлай туклануны рәсмиләштерү тәртибенә документлар исемлегеннән тагын бер белешмәне төшереп калдыру өлешендә яңа үзгәрешләр кертү инициативасы белән чыктык. Аз керемле гаиләләр сөт кухнясына бирә торган документлар исемлегеннән республика территориясендә яшәү яки тору урыны буенча яшәү фактын раслаучы документ төшереп калдырылды. Гади генә әйткәндә, бу гаилә составы турында белешмә. Хәзер аны бары тик опекага бала алган, документларны беренче тапкыр тапшыручы ата-аналарга гына бирергә кирәк булачак. Шулай итеп, йөкле хатын-кызларга, туендыручы аналарга һәм аз керемле гаиләләрдән өч яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына бары тик паспортның, туу турында таныклыкның һәм педиатрдан белешмәнең күчермәсен генә бирергә, шулай ук гариза язарга кирәк булачак. Исегезгә төшерәбез, бушлай туклану алу өчен гаризаны өч ысул белән – «сөт кухнясы» өләшү пункты, «Минем документлар» КФҮ яки мобиль кушымта аша, документларның электрон версиясен җибәреп бирергә була. Рәсмиләштерү процедурасы һәм өләшү пунктларының адреслары белән «сөт кухнясы» рәсми сайтында танышырга мөмкин milkrb.ru бүлегендә алучылар өчен. «Сөт кухнясы» БР ДАУ эше дәверендұ тәүлегенә 5 тоннага кадәр сөт куәте булган җиде тулы производство мәйданчыгы һәм сөт продукциясе һәи коры катнашмалар бирунең 140 пункты формалаштырылды. Бүгенге көндә аз керемле гаиләләрдән 22769 бала, 39 ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, шулай ук 418 йөкле хатын-кыз һәм туендыручы ана үз продукциясен түләүсез ала.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: