Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 гыйнвар 2022, 19:01

"Омикрон"га әзер булырга тиешбез

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров яңа штамм буенча киңәшмә үткәрде.

18 гыйнварда Башкортстан Хөкүмәте йортында Премьер-министр Андрей Назаров республиканың эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре белән эшлекле киңәшмә үткәрде, анда эпидемиологик хәл начараю сәбәпле, яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш чаралары турында фикер алыштылар. - Бөтен дөнья «омикрон» дигән яңа штамм таралу уңаеннан чаң суга, кайбер мәгълүматлар буенча ул 70 тапкыр тизрәк үрчи. Экспертлар үсешнең бик тискәре фаразын тәкъдим итә. Әлбәттә, яңа штамм авыруның авыр агымын китереп чыгармый дигән фикерләр бар, әмма хәзер, галимнәр сүзләренчә, «омикрон» га карата барлык теорияләр өйрәнелә генә, төрле яктан тикшеренүләр үткәрелә. Безгә хәзер, яңа штаммның югары йогышын исәпкә алып, яңа коронавирус инфекциясен таратмауга юнәлдерелгән чикләү чараларын көчәйтергә кирәк, чөнки сүз гражданнарыбызның сәламәтлеге турында бара, - диде Андрей Назаров. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Анна Казак сөйләвенчә, «омикрон» ның яңа штаммы югары контагиозлык белән аерылып тора. "Омикрон"ның тизрәк таралу сәләтен исәпкә алып, симптомнарның контакттан соң икенче көнне үк барлыкка килү ихтималы бар. - Предприятие җитәкчеләреннән өлкән буынга һәм хроник авырулар буенча диспансер күзәтүендә торучы кешеләргә аерым игътибар бирүегезне сорыйм. Без аларны мөмкин булганча эш форматына күчерергә киңәш итәбез. Шулай ук, инфекцияне китерүгә куркыныч тудырмас өчен, үз хезмәткәрләребезнең чит илләргә командировкаларын чикләүне сорыйбыз, - дип ассызыклады Анна Казаков. БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, БР Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин, предприятие җитәкчелеренә мөрәҗәгать итеп, бүген республикада коронавирус белән авыручыларның тәүлек буе артуы күзәтелә, дип өстәде. Бер атна элек бу күрсәткеч 220-230 дәрәҗәсендә булса, бүген 253. - Болар барысы да хәзер бишенче дулкын башлануы турында сөйли, һәм предприятиеләрдә йогышлы авыруларга юл куймас өчен, инфекциягә каршы көрәш чараларын көчәйтергә кирәк. Авыру, ОРЗ, грипп билгеләре булган теләсә кайсы хезмәткәр шунда ук читтән торып эшкә күчерелергә тиеш. Предприятиеләрнең үзендә үк хезмәткәрләрнең температура һәм QR-кодлар булуын тикшерергә, барысының да битлек киеп йөрүләрен, кулларны дезинфекция чаралары белән эшкәртүләрен һәм мөмкин кадәр контактлар санын чикләүне контрольдә тотарга кирәк, - диде Максим Забелин. Республика сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Башкортстанда күп кенә предприятиеләрдә коллектив иммунитетка ирешелгән һәм хәзер аны саклау, хезмәткәрләргә ревакцинация үткәрү мөһим. - Эре сәнәгать предприятиеләре безнең төбәк икътисадының мөһим сегменты булып тора. Коллективларда инфекция таралу сәбәпле, аларның эше туктаса, бу республикада да, предприятиеләрдә дә начар чагылыш табачак. Шуңа күрә җитәкчеләрнең бу мәсьәләне аерым контрольдә тотуы бик мөһим, - дип нәтиҗә ясады Андрей Назаров. Премьер-министр 2020 елның языннан бирле инфекциягә каршы өзлексез көрәш чорында республика төрле этаплар узганын билгеләп үтте. Кайбер юнәлешләр буенча уңышларга ирешелде. Оператив штаб мегълуматлары буенча, Башкортстан халыкны иммунизацияләү буенча алдынгылар сафында. Бүгенге көндә вакцинаның беренче компоненты 2 264 418 кешеге ясатылган, ягъни вакциналаштырырга тиешле халыкның 91% ы. Шулай ук, республикада кыска вакыт эчендә заманча ковид-госпитальләр төзелде. Чыганак:

"Омикрон"га әзер булырга тиешбез
"Омикрон"га әзер булырга тиешбез
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: