Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 гыйнвар 2022, 12:16

Юлларда хәл яхшыра башлады диләр...

Буран зур катлаулыклар тудырды

Юлларда хәл яхшыра башлады диләр...
Юлларда хәл яхшыра башлады диләр...

Уфа - Ырынбур трассасында хәрәкәт барлык транспорт төрләре өчен дә ачылды. Кичен һәм төнлә Башкортстанның көньяк-көнчыгышында начар һава торышы күзәтелде, секундына 20-25 метр тизлектә көчле җил һәм юлларда кар бураннары теркәлде.

"Приуралье" федераль юл идарәсе белдерүенчә, хәзерге вакытта P-240 Уфа - Ырынбур федераль трассасында хәрәкәт барлык транспорт төрләре өчен дә ачык.

 “Хәрәкәт регуляр режимда алып барыла. 101 берәмлек юл техникасы Башкортстан һәм Татарстан Республикаларында федераль автомобиль челтәре юлларын эшкәртүдә һәм чистартуда катнашалар. Махсуслаштырылган машиналар саны юлдагы хәлгә карап көйләнә ", - дип аңлатма бирә юл идарәсе җитәкчелеге.

Юлда авыр хәлгә тарыганда бердәм ашыгыч ярдәм номеры - 112. Башкортстан юл идарәсенең тәүлек әйләнәсенә хезмәт күрсәтүче диспетчерлык офисы телефоны: 8-927-955-11-00.

Юллар ачылса да ЮХХДИ идарәсе ерак юлга чыкмаска киңәш итә.

Чыганак:Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: