Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 гыйнвар 2022, 16:27

Кар шимбәсенә чыктылар

Быел кыш кар аеруча мул яуды. Һәм бу бик яхшы да. Борынгылар әйтмешли, димәк, икмәк ява.

Кар шимбәсенә чыктылар
Кар шимбәсенә чыктылар

Икенче яктан караганда, кар, юлларда машиналарга тоткарлыклар тудыра, бозлавыклар барлыкка килүенә шартлар тудыра. Вакытында җыештырмасаң, кар коллапсы тууын көт тә тор инде!
Бүген иртәк-иртүк башкалабыз Уфада 2700 торак хуҗалыгы хезмәткәрләре юлларны кардан тазарту шимбәсенә чыкты. Уфа урамнарын 843 техника җыештырды һәм әлеге сәгатьләрдә җыештыру эшләре дәвам итә дә.
Кар эретү пунктларына һәм полигоннарга 16 меңнән артык кар ташылды, 950 рейс ясалды. Кимендә 10 меңнән артык квадрат мәйдан тазартылды.
Башкаланың Инорс бистәсендә дә кар тазарту эшләре кызу бара. Киң урамнарны тракторлар тазартса, тротуарларны ягъни кибет, аптека һ.б. бина алларын көрәк белән көрәделәр. Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре мондый сизелерлек ярдәмгә шат булуларын белдерде.
Фото: Рөстәм Рәхмәтуллин.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: