Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 гыйнвар 2022, 12:12

Яңа ел чыршыларын кая куярга белмисезме?

Бу сорауга ЦУР хезмәткәрләре җавап бирә.

gtrk.tv
gtrk.tv

Башкортстанның ЦУР мәгълүмат системасына мөрәҗәгатьләр килүдән туктамый. Соңгы тәүлектә кешеләрне иң борчыганы – юллар һәм кар чистарту. Бу мәсьәлә буенча 195 мөрәҗәгать килгән.

Икенче урында – төзекләндерү (73), өченчедә торак-коммуналь хуҗалыгы темасы тора (68). Коронавирус бу исемлектә юк.

Мәсәлән, Стәрлетамакның Артем урамында яшәүчеләрне кар өемнәре борчый. Ул – иң җанлы урамнарның берсе, монда сәүдә үзәкләре, мәктәпләр, биек йортлар урнашкан. Ә юллар кардан тазартылмаган. Мөрәҗәгатьтән соң, коммуналь хезмәтләр бу мәсьәләне тиз рәвештә хәл иткән.

Әйткәндәй, Уфада тазартылмаган кар, көртләр, бозлар турында “Карлы Уфа” порталында хәбәр итәргә мөмкин.

15 гыйнвардан Башкортстан халкы яңа ел чыршыларын эшкәртүгә тапшыра ала. Республиканың дүрт төбәк операторы да әлеге акциягә кушылган. Мәсәлән, “Дюртюлимелиоводстрой” чыршыларны мобиль кушымтага җибәрелгән заявка буенча чыгаруны оештыра. Алар, үзләре килеп, чыршыны бушлай алып китәчәкләр.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: