Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 гыйнвар 2022, 19:36

Радий Хәбиров: "Сәламәт булу отышлы икәненә төшендерергә кирәк"

Гайдар форумында төбәк Башлыгы шулай дигән.

Социаль челтәрләрдән.
Фото:Социаль челтәрләрдән.

Бүген, 13 гыйнварда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров  Гайдар форумының “Переосмысление национальной системы здравоохранения”  панельле сессиясендә  катнашты. “Иң авыры – кешеләрнең массакүләм аңында сәламәтлекләренә сакчыл мөнәсәбәт булдыру. Табиблар, ФАПлар һәм дәваханәләр белән булган проблемаларны хәл итәчәкбез”, – диде Радий Фәрит улы Гайдар форумы сессиясендә. Республика Башлыгы фикеренчә, дәүләтнең төп максаты  “сәламәт булу отышлы” дип эшләргә. Мәсәлән, акчалата бүләкләү системасын уйлап чыгарырга.

“Мин кайчандыр эшем кызыклы һәм билгеле шәхесләр белән танышырга, аралашырга, очрашырга мөмкинлек бирә дигән идем. Мәсәлән, Мәскәүдә узган Гайдар форумында без Денис Проценко белән коронавирус инфекциясе таралуына каршы тору чаралары хакында  фикер алыштык”, – дип язган төбәк башлыгы үзенең социаль челтәрләрендә.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: