Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 гыйнвар 2022, 13:45

Сәяхәткә юллар ачыла

Быел республика мәктәпләрендә укучылар өчен туристик сәяхәтләргә барып кайту мөмкинлеге туачак.

Сәяхәткә юллар ачыла
Сәяхәткә юллар ачыла

Быел республика мәктәпләрендә укучылар өчен туристик сәяхәтләргә барып кайту мөмкинлеге туачак – Башкортстан нәкъ мәктәп укучылары өчен тәгаенләнгән  туристик программага 55,5 млн сум алачак.

        2022 елда Русиядә мәктәп укучылары өчен туризмны популярлаштыруга юнәлдерелгән яңа сынау программасы эшли башлаячак. Бу максатларга федераль бюджеттан 18 төбәккә 500 млн. сум акча бүлеп биреләчәк.

      Аның төп максаты – балаларны кечкенә генә сәяхәтләр кысаларында туган як тарихы белән таныштыру. РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин бу максатларга акча бүлү турындагы боерыкка һәм төбәкләргә субсидияләр бирү кагыйдәләре турындагы карарга кул куйды.

      Субсидияләрне 18 төбәк алачак. Алар арасында – Адыгея, Башкортстан, Ставрополь крае, Вологда, Калининград, Курск, Новгород, Сахалин, Чиләбе, Ярославль, шулай ук Русия Федерациясенең башка өлкәләре.

      Федераль акчалар әлеге программага чыгымнарны компенсацияләргә мөмкинлек бирәчәк.

     Программаны эшләүчеләр быел 5-9нчы сыйныфларда белем алучы 100 меңнән артык укучы бер яки хәтта берничә төн кунуны күз уңында тоткан сәяхәтләргә китә алыр дип өметләнә.

      Хөкүмәт рәисе Мишустин вице-премьер Дмитрий Чернышенкога, пилот программасы нәтиҗәле  үсешсен, программада күбрәк төбәкләр катнаша алсын өчен, программаның эшен нәтиҗәле оештырырга кушты.

Фото: yandex.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: