Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 гыйнвар 2022, 14:09

Күгәрчен районы башлыгы отставкага китә

Хөкем карары үз көчендә калган.

Социаль челтәр.
Социаль челтәр.

Күгәрчен районы башлыгы Гайса Янбаев отставкага китә. Шул уңайдан ул үзенең социаль челтәрләрендәге битендә хәбәр урнаштырган.

Анда мондый юллар бар:

“Бүген мин отставкага китәм. Кичә, 11 гыйнварда, республиканың Югары суды миңа карата булган хөкем карарын үз көчендә калдырды. Суд карары белән мин бөтенләй килешмим, шуңа шикаять бирәчәкмен, дөреслек һәм чын исемем өчен көрәшне дәвам итәчәкмен. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка һәм аның командасына ярдәм иткәннәре һәм аңлаганнары өчен рәхмәтлемен. Һәм, әлбәттә, ышаныч белдергән өчен якташларыма, Күгәрчен халкына рәхмәт әйтәм”.

Исегезгә төшерәбез, Гайса Янбаев зур күләмдә караклык буенча гаепләнә. Республика прокуратурасы мәгълүматына ярашлы, 2014 елның декабреннән 2016 елның апреленә кадәр ул “Тәвәкән” авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры вазифасында, оешманың баш бухгалтеры һәм шәхси эшкуар белән сөйләшеп, товар-сөт фермасына корылмалар китерү һәм урнаштыру турында коммерсант белән уйланма килешүләр төзи. Нәтиҗәдә алар 26 миллион сумнан күбрәк акчаны урлаган булып чыга. Соңрак хуҗалык милек сатып алу турындагы ялган документлар нигезендә республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан 10 миллион сумнан күбрәк субсидия ала. Чынлыкта бу корылмалар Районның социаль-икътисади үсеш фондыннан хәйрия ярдәме буларак алынган.

Совет районы суды Янбаевны шартлы рәвештә биш елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм 500 мең сум күләмендә штраф түләттерергә дип хөкем карары чыгарды. Прокуратура бу җәзаны катгыйлатуны, ә яклаучы як, киресенчә, карарны юкка чыгаруны сорады. Ләкин Башкортстан Югары судының җинаять эшләре буенча коллегиясе хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: