Көнүзәк
12 гыйнвар 2022, 08:35

Чүп чыгарган өчен хакны янә арттырдылар

Бәяләр арту моның белән генә туктамаячак....

Чүп чыгарган өчен  хакны  янә арттырдыларЧүп чыгарган өчен  хакны  янә арттырдылар
Чүп чыгарган өчен хакны янә арттырдылар

2022 елның 1 гыйнварыннан Уфада каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга яңа тарифлар кертелә.

     Күп катлы йортларда яшәүче уфалылар өчен чүп-чар чыгарган өчен айлык түләү 75 сумнан 80 сумга кадәр артачак, ә шәхси секторда яшәүчеләр 81 сум 26 тиен түләячәк.

       Бәяләр арту моның белән генә туктамаячак: 1 июльдән тагын арту көтелә.

      2019 елда Русиядә “чүп-чар” реформасы башланыр алдыннан Башкортстанда коммуналь калдыкларны чыгару өчен түләү Идел буе федераль округында иң түбән дәрәҗәдә билгеләнгән иде. Иң башта шундый бурыч куелды – башта  чүп-чарны сыйфатлы итеп чыгарырга өйрәнү һәм аннан соң гына бу хезмәт өчен түләүне  нормативларга кадәр арттыру.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас